Агымдагы елның 27 ноябрендә Азнакай муниципаль районының «МППБиО+» АҖендә тракторларга һәм тагылмаларга техник карау үткәрелде. Карауга 20 берәмлек техника күрсәтелде. Тикшерү барышында үзйөрешле машиналарның техник торышына, теркәү документлары, тиешле категориядәге таныклыклар, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары һәм тышкы яктылык приборлары булуына аерым игътибар бирелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча бөтен техникага техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Ахырда механизаторлар белән хезмәтне саклау һәм үзйөрешле техникадан файдаланганда куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре буенча аңлату әңгәмәсе үткәрелде.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.