«Буа урман хуҗалыгы» ТР ДБУ техник карау уздырылды

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 26 ноябрендә «Буа урман хуҗалыгы» ТР ДБУ территориясендә үзйөрешле машиналарга ел саен уздырылырга тиешле техник карау үткәрелде. Техник тикшерү барышында 9 берәмлек техника тикшерелде. Техниканы, техник халәтеннән тыш, янгынга каршы куркынычсызлык чаралары һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән тулыландыруга игътибар бирелде.  Шулай ук үзйөрешле машина йөртүчеләрнең категориясе һәм тиешле квалификациясе белән идарә итүгә рөхсәт бирүче тракторчы-машинист таныклыгына да җитди игътибар бирелде. Нәтиҗәдә, тәкъдим ителгән барлык үзйөрешле машиналар техник карауны уңышлы үттеләр һәм алга таба эксплуатацияләүгә рөхсәт турында тиешле таныклыкны алачаклар.

 

Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International