2025 елның 25 ноябрендә күчмә кабул итүләр графигы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны шәхсән кабул итте. Кабул итү барышында техниканы дәүләт исәбенә кую һәм хокук билгеләүче документлары булмаган үзйөрешле машиналарны исәптән төшерү, гамәлдә булу срогы чыккач тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру, техник тикшерү уздыру өчен оешмалар белән шартнамәләр төзү мәсьәләләре һ.б. каралды. Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде, шулай ук барлык гражданнарга да хезмәтләрне «gosuslugi.ru» сайты аша алу мөмкинлеге турында да мәгълүмат җиткерелде.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.