Үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны техник яктан карау кешеләрнең һәм мөлкәтнең тормышы, сәламәтлеге өчен куркынычсызлыкны тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча төп чараларның берсе булып тора.
Бу елның ноябрь аенда Саба районында мондый чаралар 70 берәмлек техника өчен үткәрелде. Тикшерү барышында техниканың техник торышы, янгын сүндергечләрнең, медицина аптечкаларының булуы тикшерелде, номерлы агрегатлар теркәү документлары белән чагыштырылды. Нәтиҗәләр буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.