2025 елның 21 ноябрендә РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «Уку үзәге 24» ҖЧҖ «B,C,D,E» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Теоретик өлешне тапшыру «Гостехнадзор Экзамен» программа комплексында компьютерда узды. Уңышлы тапшыручылар имтиханның практик өлешенә кертелде.
Имтиханнарга барлыгы 45 кеше гариза бирде, шуларның 7се имтиханга килмәде. Имтиханны уңышлы тапшыручылар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.
Илнар Мөбарәкҗанов – Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.