Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2025 елның 21 ноябре, җомга

Бүген, 2025 елның 21 ноябрендә, Менделеевск районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Рафил улы Кадыйров гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында гражданнарга тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алмаштыру, үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын теркәү һәм техник карау мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде, шулай ук барлык гражданнарга хезмәтләрне  «gosuslugi.ru» сайты аша алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International