Бөгелмә аграр көллиятендә кабат имтиханнар

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 20 ноябрендә «Бөгелмә аграр көллияте» ДАҺБУ Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре буенча бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов тарафыннан «А1, А2, А3, В, С, Д, Е, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына кабат имтиханнар үткәрелде. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен затларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениесе вәкилләре, атап әйткәндә М.А.Спиридонов катнашты. Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Заявка биргән 24 кандидатның 6сы тапшыра алмады, 4се килмәде. Калганнары имтиханны уңышлы тапшырдылар.

 

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International