Көзге чорда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында үзйөрешле машиналарны һәм авыл хуҗалыгы агрегатларын кышкы саклауга әзерләү буенча бик мөһим эшләр башкарыла. Кыр эшләренә җәлеп ителгән барлык техника кышкы саклауга куяр алдыннан максаты техника ресурсын саклап калу булган чаралар комплексын узарга тиеш. Әлеге эшләрне дөрес башкармаган очракта – кайбер очракларда агрегатлар ресурсы 30% ка кадәр кими, хәтта ул эксплуатацияләнмичә киләсе сезонны көтсә дә. Шуңа күрә хуҗалыклар һәм ИТР җитәкчеләренә техниканы кышкы саклауга кую кагыйдәләрен өйрәнергә һәм тиешле операцияләрне башкарырга кирәк.
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә муниципаль районы бүлеге, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты белән берлектә, «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә, «Заиковский», «Калморза», «Август-Минзәлә» хуҗалыкларында, «Минзәлә таңнары» агрофирмасының «Кадрәк» җитештерү комплексында, «Илнур» КФХ техниканы кышкы саклауга кую кагыйдәләре турында сөйләделәр. Шулай ук техник куркынычсызлык чараларын үтәү, ремонт эшләрен башкару өчен шартлар тудыру, техниканы ремонтлау белән шөгыльләнүче персоналны финанс яктан кызыксындыру мәсьәләләре дә күтәрелде.
Якын арада, декабрь башында, техниканы кышкы саклауга куюны махсус республика комиссиясе тикшерәчәк.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.