Агымдагы елның 19 ноябрендә Азнакай муниципаль районының «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУда үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылды. Уздырылган техник карау барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктылык җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Механизаторлар белән хезмәтне саклау һәм үзйөрешле техникадан файдаланганда куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре буенча аңлату әңгәмәсе үткәрелде.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.