Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2025 елның 18 ноябрендәге боерыгы нигезендә, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән районы бүлегенә гамәли ярдәм күрсәтү максатларында, 2025 елның 19 ноябрендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең районнардагы бүлекләрнең башлыклары – Нурлат районыннан Д.Ю.Кудряшов, Яңа Чишмә районы буенча Р.В.Хисмәтуллин, Чирмешән районы буенча А.М.Мордвинов тарафыннан Чирмешән муниципаль районында уртак профилактик рейд үткәрелде.
Рейд барышында тикшерүләр Иске Кади авыл җирлегенә, Иске Котыш авыл җирлегенә, Яңа Кәди авыл җирлегенә, Ульяновск авыл җирлегенә, Яңа Элмәле авыл җирлегенә, Иске Үтәмеш авыл җирлегенә, Чишмә авыл җирлегенә, Лашман авыл җирлегенә, Чирмешән авыл җирлегенә караган торак пунктларда булды.
Эксплуатация барышында 8 берәмлек техника тикшерелде. Техник карау уздыру графигы нигезендә территорияләрендә яшәүчеләрнең үзйөрешле машиналарына һәм тракторларына еллык техник карау аз булган авыл җирлекләре башлыклары белән очрашканда техник карау уздыру кирәклеге, шул исәптән авыл җирлеге башкарма комитетларының үз тракторларына техник карау уздыру кирәклеге турында һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән районы буенча бүлегенә халыкка мәгълүмат җиткерү буенча ярдәм күрсәтү турында хәбәрләр тапшырылды.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.