Зеленодольск муниципаль районында техник карау уздырылды

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында АСК предприятиеләре арасында расланган график буенча чираттагы техник карау узды. Әлеге предприятиедә теркәлгән техниканың күп булуы сәбәпле, техник тикшерү өч этапта үткәрелә. Чираттагы өченче этапта теркәлгән 131 берәмлектән 4 квадроцикл, 22 трактор һәм 5 трактор тагылмасы тәкъдим ителде. Күрсәтелгән барлык үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Бер тракторда тышкы яктылык приборының төзексезлеге ачыкланды, ул техник карау вакытында төзәтелде. 31 берәмлеккә техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International