Үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү һәрвакыт даими игътибар таләп итә. Иң әһәмиятсез таләпләрне бозу да бик күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мондый күренешләрне булдырмау максатыннан, агымдагы елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, профилактик рейд үткәрде. 9 трактор һәм тагылма тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 3 карар чыгарылды, бер кисәтү һәм ике штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.