Коммуналь хуҗалык структурасы – ел әйләнәсе эшләүче оешма. 2025 елның 19 ноябрендә, расланган график нигезендә, Теләче муниципаль районының «Мишә» ҖЧҖ коммуналь хуҗалыгында үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына еллык техник карау үткәрелде.
Техник карауга 11 берәмлек техника китерелде. Чара барышында тракторларның һәм үзйөрешле машиналарның техник торышы, аларның янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр, шулай ук тагылмаларда саклау җайланмалары булуы һәм тормоз системасының эшкә сәләтлелеге тикшерелде. Механизаторларның үзләренә беркетелгән техника белән эш итүгә тиешле категория буенча таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.