Азнакай политехник техникумында кабат имтихан булды

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 19 ноябрендә «Азнакай политехник техникумы» ДАҺБУ базасында «В», «С», «D», «E» категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыкларын алу хокукына кабат имтиханнар узды.

Уку йортының махсус җиһазландырылган трактородромында практик өлеш үткәрелде. Имтихан тапшыруда 8 укучы катнашты.  Тапшыручыларның гомуми саныннан 2 укучы практик өлешне тапшыра алмады. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләр якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар. Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.

Имтихан тәмамлангач, киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуда алга таба башкарылырга тиешле гамәлләр буенча мәсьәләләр каралды.

 

Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International