Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

Расланган график нигезендә 2025 елның 18 ноябрендә Яңа Чишмә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов гражданнарны кабул итте.

Кабул итү барышында үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу, шул исәптән күрше дәүләтләрдән китерелеп, әмма таможнядан чыгарылмаганнарын да, әлеге техникага ЭПСМ алу мәсьәләләре, тракторчы-машинист таныклыгы алу, үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага дәүләт техник тикшерүен уздыру мәсьәләләре каралды.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да мөрәҗәгать сораулары буенча тулы җаваплар алды, шулай ук барлык гражданнарга хезмәтләрне «gosuslugi.ru» сайты аша алу мөмкинлеге турында да мәгълүмат җиткерелде.

 

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International