Эш графигы нигезендә, ТР Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге физик һәм юридик затларга караган техниканы теркәү гамәлләрен башкарганда күчмә тикшерү үткәрде. Карау өчен 8 берәмлек үзйөрешле машина һәм аларга тагылмалар, шул исәптән бер яңа квадроцикл тәкъдим ителде. Шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Яңа Тура технополисында карау өчен 2 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде. Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдим ителгән машиналарга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.