Сәнәгать предприятиеләрендә техник тикшерүләр дәвам итә. 2025 елның 13 ноябрендә, расланган график нигезендә, «Теплосервис» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздырылды. Техник карау өчен 4 берәмлек үзйөрешле машина куелган иде. Барлык техника киләчәктә кулланырга яраклы дип табылды һәм имин эксплуатацияләү таләпләренә җавап бирә. Юлсыз урыннардан йөри торган транспорт чаралары персоналы һәм йөртүчеләре белән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.