Техниканы теркәү – мөһим эш

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Узган атна дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге, барлык милек рәвешләрендәге үзйөрешле машиналар ияләренең гаризалары буенча, үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны теркәү һәм аларга техник тикшерү уздыру, шулай ук исәптән исәптән төшерү өчен урыннарга чыктылар. Мондый гамәлләр 15 берәмлек техника өчен башкарылды. Шулардан 5 берәмлек өчен теркәү һәм техник тикшерү үткәрелде, 7 берәмлек исәптән төшерелде, 3 берәмлек өчен ЭПСМ бирелде.

Хуҗалар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмәләр, шулай ук ел саен үткәрелергә тиешле техник тикшерүне вакытында үткәрү турында сөйләшүләр үткәрелде.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International