Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге «Цеолиты Поволжья» ААҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрде.
Техник карау өчен барлыгы 8 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде, шул исәптән 4 берәмлек Зур Аксу авыл җирлеге территориясендә урнашкан ваклау-сортировкалау комплексы территориясендә, 3 берәмлек Иске Чүпрәле авылындагы төргәкләү цехы территориясендә һәм 1 берәмлек Городище авыл җирлеге территориясендә урнашкан цеолит чыгару участогында. Механизаторлар үзйөрешле техника белән тиешле рөхсәт категориясе таныклыклары белән идарә итүгә кертелгән, беркетелгән махсус техникада эшләү өчен квалификацияләре бар.
Техника янгын сүндергечләр, медицина аптечкасы, авария билгеләре, кире чигенүгә каршы терәкләр белән комплектланган. Яктылык приборларының, кызгылт сары төстәге ялтыравык маякларының төзеклегенә, арткы йөрешнең, руль идарәсенең, төп һәм туктап торучы тормоз системасының, пыяла чистарткычка, яктылык һәм тавыш сигналларына аерым игътибар бирелде.
Техник карау барышында 7 берәмлек техника каралды, 1 техник тикшерү акты рәсмиләштерелде.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.