Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов Биектау муниципаль районы советы депутаты Илнур Илшат улы Хәйретдиновка ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән рәхмәт хаты тапшырды. Бүләк Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелеге өлкәсенә зур өлеш керткән өчен тапшырылды.
Альберт Борһанов депутат эшенең югары нәтиҗәлелеген билгеләп үтте һәм аның дәүләт техник күзәтчелеге системасын камилләштерүгә керткән шәхси өлешенең мөһимлеген ассызыклады:
«Республиканың һәр районында Илнур Илшатович кебек кеше булса иде. Аның инициативасы һәм эшкә җаваплы мөнәсәбәте безнең уртак эшебезне үстерүгә һәм Татарстан территориясендә техниканы эксплуатацияләүдә куркынычсызлыкны арттыруга сизелерлек ярдәм итә», – диде Альберт Борһанов.
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә билгеләп үтүләренчә, җирле хакимият органнары белән актив хезмәттәшлек актуаль мәсьәләләрне оператив хәл итәргә, мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм республикада дәүләт техник күзәтчелегенең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә.