Теләче муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую һәм 2026 елгы кыр эшләренә әзерләү

2025 елның 14 ноябре, җомга

Чәчүлекләрне, туфрак эшкәртү һәм урып-җыю машиналарын кышкы саклауга кую буенча консультатив ярдәм күрсәтү максатларында, агымдагы елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлеге һәм Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан агросәнәгать комплексы оешмаларын карап чыгу оештырылды.

Район хуҗалыкларында кыр эшләреннән соң бушаган авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую, авыл хуҗалыгы машиналарын һәм остаханәләрен ремонтлау пунктларын кышкы чорга әзерләү, салкыннар башланганчы авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны оештыру һәм машина-трактор парклары территорияләрендә тәртип урнаштыру буенча актив эш алып барыла.

Хуҗалыкларда булганда игътибар агрегатларны һәм урып-җыю техникасын саклау куелышына, ГОСТка туры килүгә юнәлтелде. Дөрес итеп саклауга кую машина-трактор паркының озак хезмәт итү чорын һәм югары техник әзерлеген арттыра торган факторларның берсе булып тора.

 

Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International