Алексеевск муниципаль районында кышкы чорда юлларда куркынычсызлык буенча комиссия утырышы узды

2025 елның 14 ноябре, җомга

Алексеевск районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия утырышы узды. Утырышны район башлыгы Сергей Анатольевич Демидов җитәкләде. Комиссия эшендә башкарма комитет җитәкчесе Олег Николаевич Леденцов, район прокуроры Фәргать Ринат улы Шәйхаттаров, Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы Руслан Илгиз улы Шакиров, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Тукмаков Әгъләм Гариф улы, профильле хезмәтләр вәкилләре катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыклары кушылды.

Узган ун айдагы эш йомгаклары буенча аварияләрне киметү, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәрәҗәсен һәм эш вакытында куркынычсызлык техникасын арттыру, юл хезмәтләренең кышкы чорга әзерлеге һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен җаваплы төрле хезмәтләр арасында хезмәттәшлекне яхшырту мәсьәләләре каралды. Шулай ук машиналарның һәм башка категория үзйөрешле машиналарның техник характеристикаларына, аларны беренчел янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән комплектланган булу-булмавына аерым игътибар бирелде.  

 

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International