2025 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә (алга таба – Идарә) аттестация комиссиясе утырышы булды. Комиссия Идарәнең сигез граждан хезмәткәренең һөнәри хезмәт эшчәнлеген һәм квалификация дәрәҗәсен бәяләде. Аттестация нәтиҗәләре буенча барлык хезмәткәрләр дә биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылды.
Шул ук көнне Идарә каршындагы Иҗтимагый совет һәм коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышлары узды. Ике утырышны да Идарә башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов ачып җибәрде. Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында 2025 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Коррупциягә каршы мониторинг» мәгълүмати-аналитик материалы тыңланды, шулай ук Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Балалар күзләре белән коррупция» темасына балалар рәсеме конкурсына йомгаклар ясалды.