2025 елның 12-13 ноябрендә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺБУ базасында «А1», «В», «С», «Е», «D», «F» категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан узды. Уку йортының махсус җиһазландырылган компьютер бүлмәсендә имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Практик өлеш «Трактородром»да үткәрелде. Имтиханда барлыгы 29 укучы катнашты. Шулай ук имтиханда элек имтихан тапшырмаган яки бөтенләй катнашмаган затлар да бар иде. Тапшыручыларның гомуми саныннан 16 укучы төрле категория буенча сынауны тапшыра алмады. Имтиханны уңышлы тапшырган кешеләр якын арада тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар. Имтихан тапшырмаганнар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Исегезгә төшерәбез, гражданнар тракторчы таныклыгын алу, алмаштыру өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә ала.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.