"Таттелеком" ГАҖ Балтач РУЭС үзйөрешле техникага ел саен уздырылырга тиешле техник карау уздырылды. Тикшерүгә 3 берәмлек техника тәкъдим ителде. Машиналарга һәм тагылмаларга техник карау үткәргәндә аларның тышкы кыяфәтенә, машиналарның техник торышына, теркәү документларының, тракторчы-машинист таныклыкларының һәм дәүләт теркәү билгесенең булуына, машина агрегатлары номерларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергечләр һәм авария тукталышы билгесе булуына аерым игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.