Буа районында үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына кабат квалификация имтиханы узды

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 12 ноябрендә «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында кабат квалификация имтиханы булды. Имтихан тапшыруда моңа кадәр имтиханны уңышлы тапшыра алмаган 5 дәгъвачы катнашырга теләк белдергән иде. Чынлыкта имтихан тапшыруда 3 кеше катнашты. Ике катнашучы имтиханның барлык этапларын да уңышлы үтте. Имтиханның теоретик өлеше махсус компьютерлар белән җиһазландырылган кабинетта узды. Теорияне тапшыру процессы «Гостехнадзор Экзамен» АПК кулланып башкарылды. Аннары махсус җиһазландырылган трактородромда конкурсантлар уку барышында үзләштерелгән тиешле категориядәге үзйөрешле техника белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр. Имтихан тәмамланганнан соң, традицион рәвештә зур булмаган киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуга бәйле алга таба эш итү мәсьәләләре каралды. Шулай ук гаризалар биргәндә Дәүләт хезмәтләре порталыннан актив файдаланырга киңәш ителде.

 

Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International