Агымдагы елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге һәм Балтач районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, шулай ук Балтач районының АСК профсоюзы райкомы рәисе чәчүлекләрне, туфрак эшкәртү һәм урып-җыю машиналарын кышкы саклауга кую буенча консультатив ярдәм күрсәтү максатларында агросәнәгать комплексы оешмаларын карап чыктылар. Авыл хуҗалыгы техникасынвакытында һәм дөрес итеп кышкы саклауга кую аны эксплуатацияләүдә иң мөһим шартларның берсе булып тора һәм хезмәт итү вакытын озайтырга, кыр эшләрен башкарганда ватылуларны булдырмаска мөмкинлек бирә. Кышкы чорда техниканың сакланышын тәэмин итү буенча эшләрне оештыру мәсьәләләре кузгатылды, ремонт производствосының сыйфаты бәяләнде. Барлык хуҗалыкларда белгечләргә һәм механизаторларга ремонт-торгызу операцияләренең темпларын һәм сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр бирелде. Җитәкчелек белән очрашу оештырылган хуҗалыкларның баш инженерлары алдына авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эшләрен тизрәк төгәлләү һәм алда торган техник карауларга сыйфатлы әзерләнү бурычы куелды. Бүгенге көндә, нигездә, техника кышкы саклауга куелган, чистартылган, консервацияләнгән, аскуймаларга куелган. Шулай ук үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны имин эксплуатацияләү кагыйдәләрен тикшерү буенча да эш башкарылды. Тикшерү барышында уңай һәм тискәре моментлар билгеләп үтелде, җитешсезлекләр ачыкланды һәм аларны бетерү өчен сроклар билгеләнде.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.