Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында кар җыю техникасын тикшерделәр

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында кар җыю техникасын тикшерделәр. Бу чара коммуналь хезмәтләрнең кышка әзерлегенә һәм кар чистарту буенча өзлексез эш алып бара алу мөмкинлегенә инанырга мөмкинлек бирде. Кышкы стихияләргә каршы көрәштә катнашачак грейдерлар, тракторлар, төягечләр әзерлек сызыгына чыкты. Машиналарның техник характеристикаларына, аларга хезмәт күрсәтүгә һәм һава шартларының үзгәрүенә тиз арада җавап бирү мөмкинлекләренә, шулай ук янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү чараларының комплектлылыгына, эш барышында юл хәрәкәте һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде.

 

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International