Бу елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан Түбән Чәке, Яңа Элмәле, Олы Чынлы авыл җирлекләре башкарма комитетларының тракторларына техник карау үткәрелде. Тракторларга кар җыю җайланмалары куелган һәм бу техниканың төп бурычы – торак пункт урамнарында транспорт хәрәкәте куркынычсыз булсын өчен шартлар тудыру һәм саклау.
Техник тикшерү барышында Техник тикшерү уздыру кагыйдәләренең 8 пунктында каралган документларның булуы тикшерелде. Техник тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Торак пункт юлларын карап тотуда техниканы имин файдалануга аерым игътибар бирделәр. Техник карау нәтиҗәләре буенча техникага техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.