2025 елның 5 ноябрендә Яңа Чишмә районында учреждениеләр, оешмалар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлегенең башкарылган эшенә анализ белән дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.В. Хисмәтуллин чыгыш ясады, анда техниканы кышкы саклауга куюга, милек формасына карамастан, еллык техник тикшерүне вакытында уздыруга басым ясалды.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.