2025 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге һәм Балтач районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә «Техниканы кышкы саклауга кую һәм техниканы 2026 елгы кыр эшләренә әзерләү» темасына район семинар-киңәшмәсе узды. Семинар-киңәшмәнең практик өлеше «Сосна» ҖЧҖ базасында уздырылды.
Аның хуҗалыгы мисалында киңәшмәдә катнашучылар авыл хуҗалыгы техникасын алда торган язгы кыр эшләренә сыйфатлы әзерләү эшләре белән таныштылар.
Семинар барышында катнашучылар озак саклана торган техниканы карап кына калмадылар, авыл хуҗалыгы машиналары узелларын һәм агрегатларын ремонтлау процессы белән дә таныштылар.
Шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга әзерләү буенча югары бәя алынды. Барлык катнашучылар да булган җылы ремонт остаханәсен аерым бәяләп үттеләр.
Семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы техникасын саклауны һәм техниканы ремонтлауны оештыру мәсьәләләре каралды. Районда кыр эшләренең төп төрләре төгәлләнгән, әмма ял итәргә әле иртәрәк. Кыр эшләреннән азат ителгән техниканы кышкы саклауга кую бүгенге көндә төп бурыч булып тора.
Чара кысаларында Zoomlion тракторының яңа моделен тәкъдир иттеләр, шулай ук тракторның сынау узышлары да үткәрелде. Чараны "Терра-Поволжье" ҖЧҖ, "Арт" ҖЧҖ, "Гелиос агро" ҖЧҖ рәсми дистрибьюторы оештырды, аның барышында компания вәкилләре бренд һәм җитештерү үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Киңәшмәдә "Сосна" ҖЧҖ җитәкчесе Ситдыйков Фирдәүс Габдулла улы, Балтач районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәбиуллин Фирдәүс Рафаил улы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник яктан тәэмин итү бүлеге әйдәүче белгече Яруллин Булат Фәрит улы, авыл хуҗалыгы формированиеләре инженерлары, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач районы бүлеге башлыгы Габдрахманов Марат Ренат улы, шулай ук агросәнәгать комплексы партнерлары чыгыш ясады. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең алдынгы белгечләренә дипломнар һәм грамоталар тапшырылды.
Татарстан Республикасының Балтач районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.Р.Габдрахманов үз докладында кыр эшләреннән азат ителгән авыл хуҗалыгы машиналарын, техникасын саклауга вакытында һәм сыйфатлы куюны тәэмин итү буенча төп моментларга игътибар итте. Эш барышында машина-трактор парклары территориясендә тәртип урнаштыруга, катлаулы техниканың җитешсезлекләрен эзләүгә, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктларын һәм остаханәләрне салкыннар җиткәнче кышкы чорга әзерләүгә игътибар бирелә. Дөрес саклауны тәэмин итү машина-трактор паркының ныклыгын һәм югары техник әзерлеген арттыручы факторларның берсе булып тора. Татарстан Республикасының Балтач районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы техниканы 2026 елның язгы техник каравына әзерләүне алдан ук башларга тәкъдим итте.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.