2025 елның 1 ноябрендә «Алексеевск аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә «В,С,Д,Е,F» категорияләрендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Чарада Татарстан Республикасы Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнары буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлекләре башлыклары А.Г. Тукмаков һәм С.М.Дудин катнашты.
Имтиханга гариза биргән 55 дәгъвачының 43е килде. Сынаулар нәтиҗәләре буенча:
- имтиханның барлык этапларын да 26 кеше уңышлы үтте;
- имтиханны 17 кеше тапшыра алмады;
- 12 кеше килмәде.
Теоретик имтиханны тапшыра алмаучылар 7 көннән соң кабат тапшырачак. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары алачаклар.
Барлык катнашучылар өчен куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде һәм имтиханнарны яңадан тапшыруга кагылышлы сорауларга җаваплар бирелде.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.