«Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ имтиханнар булып узды

2025 елның 1 ноябре, шимбә

2025 елның 29 октябрендә «Авыл хуҗалыгы җитештерүенең тракторчы-машинисты» әзерләү юнәлеше буенча укуларын тәмамлаган 33 кешедән торган чираттагы тыңлаучылар төркеме BCDEF категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан тапшырды.

 

Теоретик этапта имтихан бирүчеләр юл хәрәкәтенә кагылышлы норматив актларны һәм кагыйдәләрне, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү үзенчәлекләрен белүләрен расладылар. Имтиханның теоретик өлеше тәмамланганнан соң, аларны практик сынаулар көтә иде. Бу этапта укучылар тиешле категориядәге тракторлар һәм үзйөрешле машиналар белән идарә итүдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм төрле маневрлар башкардылар.

 

Бу сынау 11 курсант өчен җиңел булмады, аларга кабат имтихан билгеләнде.

 

Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International