29 октябрь көнне «Багира» ҖЧҖ Кама Тамагы урта мәктәбе базасында C,D,F категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнарының практик өлеше узды. Имтиханга 34 кандидат килде. Сынауны бирмәүчеләр өчен кабат имтихан 7 көннән планлаштырыла.
Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.