«Кондурчанефть» АҖ предприятиесенең Нурлат бүлекчәсендә 9 берәмлек мототранспорт техникасына ел саен үткәрелергә тиешле техник тикшерү уздырылды. Техник карау вакытында техниканың тышкы техник торышы, номер агрегатлары белән чагыштырылган теркәү документлары, AI идарә категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндерү чаралары булуы тикшерелде.
Барлык техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм техник карауны уңышлы узды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.