«КАМАЗ» ГАҖ техник карау уздырылды

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча бүлеге тарафыннан 2025 елның 27 октябрендә «КАМАЗ» ГАҖ кою заводы цехларының берсендә 35 берәмлек үзйөрешле машинага ел саен үткәрелергә тиешле техник тикшерү үткәрелде. Машиналарның куркынычсызлык таләпләренә, атап әйткәндә, йөк күтәрү механизмының, тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, йөрү өлешенең, тавыш сигналының төзеклегенә төп игътибар бирелде.  Машина йөртүчеләрнең эшкә рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы тикшерелде, шулай ук куркынычсызлык техникасын үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Техник карауны уздыру, техник карау нәтиҗәләре буенча техникага техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Илнар Мөбарәкҗанов – Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International