«РословНефтеКомплект-плюс» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

Лениногорск муниципаль районының «РословНефтеКомплект-плюс» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Шулай ук тау эшләре уздырыла торган объектны да карадылар.

Чара барышында машиналарны теркәү турында таныклыклар, тракторчы-машинист таныклыклары һәм йөртүчеләрнең квалификациясе булу-булмавы тикшерелде. Техник документациядән соң номерлы агрегатларның машина документларында күрсәтелгән мәгълүматларга туры килүе бәяләнде. Үзйөрешле машиналарның техник торышы тормоз системаларының, руль идарәсенең, тышкы яктылык приборларының төзеклеге буенча бәяләнде, тәгәрмәч резиналарының калдык ресурсы, дәүләт теркәү билгеләренең булу-булмавы һәм урнаштырылуының дөреслеге, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч, авария хәлендәге тукталыш билгесе белән комплектланганлыгы, шулай ук әлеге төр машиналарга техник тикшерү үткәргәндә белдерелә торган таләпләр белән регламентланган башка параметрлар буенча тикшерелде.

Тракторчы-машинистлар белән техниканы имин эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрелде. Нәкъ менә тау токымнарының тигез булмаган рельефларында һәм калкулыкларында эшләр башкарганда әлеге мәсьәләнең актуальлеге билгеләнде.  

Техник карау узу турындагы документларны рәсмиләштергәндә техник карау акты төзелде, ул машинаны кабат техник карау өчен тәкъдим итүгә нигез булып тора.

 

Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International