Лениногорск политехник көллиятендә тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар узды

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

Лениногорск политехник көллиятендә АI АII, В, С, D, Е, F категорияләрендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына укыган чыгарылыш укучылар арасында имтихан үтте. Имтихан бирүчеләрнең үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Имтихан бирүчеләрнең машина йөртүдә практик күнекмәләре тиешле категория техникасында сыналды. 

АІ, АІІ категорияле автомототранспорт чаралары белән идарә итү хокукын алуга гариза биргән 8 кандидатның 7се имтиханны уңышлы тапшырды, 1се тапшырмады; В, С, D, E, F категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алуга имтихан тапшырырга гариза биргән 30 кандидатның 21е уңышлы тапшырды, 2се килмәде, 7 кандидат имтиханны тапшыра алмады. Имтихан нәтиҗәләре буенча укучыларга тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк. 

Имтиханга килмәгән һәм аны беренче тапкыр тапшыра алмаган кешеләр өчен кабат имтихан билгеләнде.

 

Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International