Каникул чорында балаларның иминлегенә аерым игътибар бирергә кирәк. Шул максаттан 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбендә «Куркынычсызлык дәресләре» кысаларында әлеге мәктәптә укучыларның ата-аналары белән лекцияләр курслары оештырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге башлыгы мотор чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча төп таләпләрне җиткерде. Шулай ук юлларда килеп туган авария хәлләренең сәбәпләре җентекләп яктыртылды.
Әлеге очрашуларның төп максаты – ата-аналарга кыйммәтле «уенчыклар» сатып алганда якыннарына янаган куркынычлар турында аңлату. Балалар катнашында китерелгән аварияләр статистикасы күпчелек ата-аналарның йөрәкләренә үтеп керер дип өметләнәбез.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.