Тракторчы-машинист – кирәкле һәм мактаулы һөнәр

2025 елның 24 октябре, җомга

Агымдагы елның 22 октябрендә «Багира» ҖЧҖендә Кама Тамагы урта мәктәбе базасында B,C,D,E,F категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт теоретик имтиханнары узды. Имтиханнарга 29 кандидат килде, төрле категорияләр буенча 16 кеше сынауны уңышлы тапшырды. Имтиханнарның практик өлеше киләсе атнада чәршәмбе көнне планлаштырыла. Имтихан тапшыручыларның яше 17 дән 53 кә кадәр.

 

Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International