Еллык техник карауны уздыруның расланган графигына ярашлы рәвештә, Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге Олы Ачасыр авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрде. Карау өчен 5 берәмлек үзйөрешле машина һәм аларга тагылмалар тәкъдим ителгән иде. Шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Новониколаевский поселогында «Гермес-Групп» ҖЧҖ тарафыннан карау өчен 5 берәмлек техника тәкъдим ителде. Шулай ук «Технополис Новая Тура» сәнәгать зонасында да теркәү өчен 2 берәмлек яңа үзйөрешле машина тәкъдим ителде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдим ителгән машиналарга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.