2025 елның 23 октябрендә «ПРОГРЕСС УКЫТУ ҮЗӘГЕ» ҖЧҖ «AI,AII,В,С,Д,Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен имтиханны 13 курсант тапшырды. Алардан «AI,AII,В,С,Д,Е» категорияле автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 8 кеше теоретик өлешне уңышлы узды, 8 укучы практик өлешне нәтиҗәле тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар әлеге категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.