Татарстан Республикасы Актаныш районы сәнәгать предприятиеләрендә техник караулар уздырыла

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Сәнәгать предприятиеләрендә техник тикшерүләр дәвам итә. Әлеге тармакта теркәлүдә барлыгы 133 берәмлек техника исәпләнә. Шуларның 100 дән артыгы ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә тапшырылды.

«Сетевая компания» ААҖ филиалында техник карау өчен 4 берәмлек үзйөрешле машина куелган иде. Барлык техника киләчәктә кулланырга яраклы дип табылды һәм имин эксплуатацияләү таләпләренә җавап бирә.

Юлсыз урыннардан йөри торган транспорт чаралары персоналы һәм йөртүчеләре белән профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International