Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан З.М.Арсланов исемендәге Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә техник тикшерү үткәрелде – 2 берәмлек техника тәкъдим ителде, шулай ук Кече Чынлы авыл җирлеге башкарма комитетында 1 берәмлек техника тәкъдим ителде.
Техник тикшерү барышында Техник тикшерү уздыру кагыйдәләренең 8 пунктында каралган документларның булуы тикшерелде. Техник тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча техникага техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.