Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге тарафыннан, үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздыруның расланган графигы нигезендә, агымдагы елның 20 октябрендә «Сабантуй» урта гомуми белем бирү мәктәбенә караган үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырылды.
Техник карауга 3 берәмлек техника китерелде. Техник тикшерү вакытында тормозларның, яктылык приборларының, тавыш сигналының төзеклегенә, медицина аптечкасының һәм янгын сүндергечнең булуына аерым игътибар бирелде.
Барлык техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм техник карауны уңышлы узды.
Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗага техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.