«ГАЗПРОМ ТРАНСГАЗ КАЗАН» ҖЧҖенең Нурлат бүлекчәсендә техник карау уздырылды

2025 елның 17 октябре, җомга

2025 елның 15 октябрендә «Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖнең Нурлат бүлекчәсендә үзйөрешле техника һәм тагылмага карата өч берәмлек техник тикшерү уздырылды. Техник карау вакытында Хөкүмәтнең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары нигезендә  техниканың техник торышы, номерлы агрегатларны чагыштырып теркәү документлары, медицина аптечкасы, янгын сүндергечләр булу-булмавы тикшерелде.

Барлык техника куркынычсызлык таләпләренә туры килә иде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча аңа техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International