Үзйөрешле машиналар катнашында балаларның имгәнүен булдырмау максатыннан, агымдагы елның 16 октябрендә Бертуган Максудилар исемендәге 5 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбендә бүлек башлыгы А.А. Хаҗиәхмәтов «Мототранспорт чаралары» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрде. Дәрестә балалар мондый чаралар белән идарә итү хокукына таныклык алу таләпләре һәм тәртибе, каралган барлык саклык чараларының һәм саклану чараларының үтәлеше, шулай ук эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен яный торган җәза чаралары белән таныштылар. Татарстан Республикасында соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.