Чаллы шәһәрендә үзйөрешле машиналарны техник карау

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча бүлеге үзйөрешле машиналарны тикшерүнең расланган графигы нигезендә шәхси эшкуар Г.Ф.Әхмәтгәрәевкә караган үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрде. Техник карауга 5 берәмлек техника китерелде. Техник тикшерү вакытында тормозларның, яктылык приборларының, тавыш сигналының төзеклегенә, медицина аптечкасының һәм янгын сүндергечнең булуына аерым игътибар бирелде. Шәхси эшкуар Г.Ф.Әхмәтгәрәеваныкы булган барлык техника яхшы әзерләнгән һәм техник карауны уңышлы узды.

   Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗага техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Илнар Мөбарәкҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International