Аттракционнарның эш сезоны тәмамлана һәм җиһазларны кышкы чорга әзерләү башлана.
Беренче чиратта, һава торышының үзгәрүен исәпкә алып, кабартылган батутларны кышкы консервацияләүгә керешәләр. Аттракционнарны кышка консервацияләү конструкцияне озакка сузылган тынлыкка махсус әзерләүдән гыйбарәт: бу аларның киләсе сезонга кадәр саклануын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Парклар һәм аттракционнарның җаваплы затлары батутларны җентекләп карыйлар, аларны юалар һәм киптерәләр, саклагыч чаралар белән каплыйлар һәм оптималь температура һәм дымлылык шартлары булган биналарга урнаштыралар. Хәер, җәйге аттракционнарны ябу күңел ачулар булмауны аңлатмый, алда – кышкы таулар сезоны, алар елның салкын вакытында паркларга килүчеләргә шатлык биреп, күңел ачарга ярдәм итәчәк.
С.О.Грачев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе