Саба районында физик һәм юридик затларның үзйөрешле машиналарына техник тикшерү үткәрү

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Саба районында физик һәм юридик затларның үзйөрешле машиналарын техник яктан тикшерү дәвам итә. Агымдагы елның октябрь аенда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге тарафыннан 54 берәмлек техникага техник тикшерү уздырылды.

Чаралар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Хәмит Нәзиров тракторларның һәм тагылмаларның техник торышын, теркәү документларын, тракторчы-машинист таныклыкларының булуын тикшерә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен, куркынычсызлык техникасын һәм янгын куркынычсызлыгын саклау буенча профилактик әңгәмәләр үткәрә. Шулай ук техника хуҗалары индивидуаль сорауларга җаваплар да ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International